«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары «Сабантуй 2019» бәйрәмендә

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт  алучылары хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова белән «Сабантуй 2019»  бәйрәмендә катнаштылар  һәм кулдан ясалган  эшләнмәләрдән күргәзмә-ярминкәсе оештырдылар.

     Чараның максаты: бәйрәм кәефе тудыру, милли традицияләргә җәлеп итү, аларның ижади эшләренә стимул тудыру.

     Сәйләннән үрү техникасы белән кулдан ясалган  эшләнмәләр күргәзмә ярминкәсенең экспанатлары булып торды. Хатын-кыз бизәкләре, интерьер өчен эшләнгән агачлар, чех сәйләненнән ясалган уенчыклар эшләнмәләр арасында үзләренең матурлыгы, ачык төсләре белән аерылып тордылар.

Чара барышында Зәмфирә Суфьянова төрле   техникалар кулланып, мастер-классларда эшләнмәләр ясап күрсәтте.  «Сабантуй» бәйрәмендә катнашу белгеч күңелендә якты хәтирәләр, матур тәэсирләр калдырды, аның белемен, осталыгын арттырды һәм киләчәктә бу яңа технологияләрне үзенең эшендә куллану теләге туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International