Кенәбаш авылында авылында яшәүче Насретдинова Фәриха Гыйләҗетдин кызына 16 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән һәм соңгы эш урынынннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.