“Кояшлы” балалар савыктыру лагерының беренче сменасында 45 бала ял итә. Алар арасында күпбалалы, аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар.
“Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре лагерьда еш булалар, балалар белән төрле чаралар оештыралар.
Шул көннәрдә алар “Мозартика” махсус уеннар комплекты ярдәмендә биредә кызыклы да, файдалы да чара үткәрделәр. “Мозартика” – балаларның рухи үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачучы мозайка һәм пазллар җыелмасы. Ул балаларда зәвык тәрбияләүдә һәм иҗади фикерләүдә яңа мөмкинлекләр ача.
Чарада 22 бала катнашты.