Бүген безнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары килеп киттеләр. Мәктәп бакчаларында балалар үзләре җиләкләр үстерәләр. Һәм менә бүген инде традиция буенча бу елның беренче уңышын биредә яшәүчеләренә алып килделәр.
Мондый чараларның максаты - төрле буын кешеләре арасында яхшы мөнәсәбәтләр формалаштыру. Гимназия директоры Линар Зиннәтуллин укучылар белән бергә картларга ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер теләделәр.
Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, тәмле җиләк исләре аларга балачак вакытларына алып кайткан. Алар кунакларга тәмле ризыклар һәм уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерделәр.