18нче июнь көнне, “Социаль туризм” программасы кысаларында , Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучы унике кеше Казанның шәһәрендә булдылар. “Социаль туризм” программасы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга туган якның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирә.
Сәяхәт шәһәрнең үзәк өлеше буйлап күзәтү экскурсиясе белән башланды, анда интернат-йортта яшәүчеләр Казанның тарихи өлешен, Яңа төзелешләрне һәм төп истәлекле урыннарын: Иске Татар бистәсе, Камал театры, Кабан күлен, Тукай мәйданын һәм Ирек мәйданын, заманча Казан панорамасын, Казансу елгасының югары ярыннан Гаилә үсеше үзәген («Чаша»), Игенчеләр сараен, шулай ук Казан Кремлен күрделәр. Кремль территориясендә безнең туристларга тарихи урыннар аеруча истә калды: Сөембикә манарасы, Кол-Шәриф мәчете, Президент сарае, Хан төрбәсе. Социаль хезмәт алучылар гаҗәеп шәһәрнең үзәк урамнары буйлап рәхәтләнеп йөрде, анда православие һәм мөселман мәдәнияте гармонияле яши. “Безнең яшьлектә Казан бөтенләй башка иде. Шәһәр елдан-ел матурлана бара”, – дип кичерешләре белән уртаклашты Федая Долгих.
Социаль хезмәт алучылар аз гына талчыгып, әмма бик канәгать булып кайттылар һәм Казан шәһәренең меңьеллык тарихы белән танышу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.