Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат - йортында урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтэү.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Максат: балаларны интернат территориясендә булган чәнечкеле һәм чага торган үсемлекләр белән таныштыру. Һәм урамда велосипед белән үзеңне ничек тотарга.

Катнашучылар: 3 бала.

Дәрес барышында тәрбияче балаларны шиповник һәм кычыткан кебек чәнечкеле һәм чага торган үсемлекләр белән таныштырды. Шиповникның җиләкләре иммунитет өчен бик файдалы, әмма куагының бик  үткен энәләре бармакларны җәрәхәтләргә мөмкин. Кычыткан белән дә сак булырга кирәк, чөнки ул чагарга мөмкин, ләкин шуңа да карамастан, ул файдалы үсемлек. 
Дәреснең икенче өлешендә балалар тәрбияче ярдәме белән үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен ничек велосипедта йөрергә кирәклеген күрсәттеләр. 
Дәрес күңелле һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International