Күңелле Сабантуй

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Күңелле Сабантуй

 

Сабантуй бөтен җирдә дә яраткан һәм халык бәйрәме булып тора. Ул бик күптән билгеләп үтелә, бүгенге көнгә кадәр яраткан бәйрәм булып кала.

19 июнь көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 43 бала һәм аларның әти-әниләре өчен тәрбияче Зарипова В. Ф. һәм музыка җитәкчесе Городилова Н.  Г. күңелле   бәйрәм – Сабантуйны уздырдылар.

Татар халык әкияте герое - Камыр батырның кунакка килүе көтелмәгән вакыйга булды. Бәйрәм Герое балаларны «Чүлмәк вату», «Көрәш», «Йомырка белән йөгерү», “Капчык белән сугышу» һәм башка милли уеннарда катнашырга чакырды.  Һәр җиңүчене бүләк көтә иде. Күңелле Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International