Чирмешәндә «Фемида дәресләре» клубы дәресләре узды

2019 елның 18 июне, сишәмбе

«Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч елдан артык инде “Фемида дәресләре” хокукый клубы эшләп килә. Әлеге эшнең максаты - балигъ булмаганнарны хокукый культура белән таныштыру һәм закон тыңлаучан яшүсмерләр тәрбияләү.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Ларионова, имин булмаган гаиләләрдә балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль инспектор Зөлфирә Галиуллина белән берлектә, клубның чираттагы чарасын, «Синең хокукың»дигән дәрес үткәрделәр.

Чара барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Нәтиҗәләр ясап, социаль эш буенча белгеч Наталья Ларионова аларга «Синең хокукың»дигән буклетлар таратты.

Әлеге чарада 19 яшүсмер катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International