Ел саен Алабуга шәһәренең «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре әти-әниләр һәм балаларның медиа куркынычсызлык буенча белемнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә, мәгълүмати продукцияне мөстәкыйль куллану күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар уздыра. Әлеге чараларның максаты-яшүсмерләргә һәм әти-әниләргә Интернет челтәрендә тискәре контентның деструктив йогынтысын киметү, позитив фикерләү күнекмәләрен формалаштыру, балаларны иҗади мохиттә үстерү. "Медиакуркынычсызлык» программасы кысаларында яшүсмерләр белән «Уңай контент куллан» дигән әңгәмә үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында чарада катнашучылар үзләрен челтәрдәге тискәре мәгълүматтан ничек сакларга, нинди чыганакларга ышанырга һәм алдау кармагына ничек эләкмәскә икәнлеге турында сөйләштеләр. Сөйләшү мавыктыргыч килеп чыкты, чөнки әлеге тема барыбыз өчен дә актуаль һәм яхшы таныш. Чараның практик өлешендә яшүсмерләр “сайт төзергә” өйрәнделәр. Балалар алдында үз сайтларын кәгазьдә “Коллаж” техникасында булдыру максаты куелды. Бу биремне һәрбер катнашучы бик зур кызыксыну белән үтәде. Чара ахырында барлык катнашучыларга «Агрессив мәгълүмати мохиттән саклау ысуллары " дигән буклетлар тапшырылды.