18 нче июнь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Минем максатым» тренингы үткәрде.
Тренингның максаты - перспективалы тормыш һәм һөнәри максатларны билгеләү, үз тормышларын анализлау һәм аңлау иде.
Әлеге чарада 2 балигъ булмаган бала һәм 1 ата-ана катнашты.
Тренинг вакытында «Тылсымлы кибет» уены, төсле карандашлар ярдәмендә проектив диагностика, шулай ук тормыш максатларын аңларга юнәлдерелгән практик күнегүләр үткәрелде.