Изге сугыш
Июнь аенда ил Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны һәм җиңү көнен искә ала. 27 миллионга якын кеше тылда ачлыктан вафат булган, сугышларда һәлак булган һәм фашист лагерларында үлгән. Аларны бөтен Россия буйлап искә алалар. 21 июнь көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 25 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен тәрбияче Степанова И.В. һәм музыка җитәкчесе Городилова Н. Г. кайгы һәм хәтер көненә багышланган «Изге сугыш» дигән танып-белү чарасы уздырдылар. Залда Левитан тавышы һәм «Изге сугыш», «Катюша» җырлары яңгырады, экранда сугыш турында слайдлар күрсәтелде. Метроном тавышы астында барысы да бу сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. "Һәрвакыт булсын кояш!» дигән җырны җырлау белән балалар һәм өлкәннәр очрашуны тәмамладылар, алар илебез тынычлыгын һәм азатлыгын саклап калган барлык сугышчыларга рәхмәтләрен белдерделәр.