21 июньдә Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 13 бала кием тегү һәм ремонтлау ательесында булып кайтты.
Тегү остасы балаларны тегүче һөнәре белән таныштырды. Балалар тегүче хезмәтенең җиңел булмавын белделәр, эш игътибарлылык һәм төгәллек таләп иткәнен аңладылар. Алар заказларны кабул итү, сызымнарны кисүне карадылар. Оста киемнәрне булдыруның эзлеклелеген күрсәтте, шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый инклюзив чаралар тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив үсешенә генә түгел, ә киләчәктә һөнәр сайлауда да уңай йогынты ясый.