22 июнь - тарихыбызда иң кайгылы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне.
2019 елның 21 июнендә, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, «Волонтер» үзәге активчылары, Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина Балтач авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары янына бардылар. Волонтерлар ветераннарга открытка һәм күчтәнәч тапшырдылар, тыныч күк йөзе, батырлыклары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бөтенрәсәй акциясенә кушылып, активчылар сугыштан кайтмаган барлык солдатлар хөрмәтенә «Хәтер шәме» кабыздылар. Әлеге акция җирдә тынычлык һәм дуслык кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте.