Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ватан-ана» мемориаль комплексында булдылар һәм Мәңгелек ут янында чәчәкләр салдылар.
Әлеге чараның максаты – Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сугышчыларга рәхмәт хисләре тәрбияләү, үз халкы, аның көче өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Экскурсия алдыннан приют педагоглары балалар белән патриотик дәрес үткәрделәр. 1941 елның 22 июнендә башланган совет халкының фашизм белән иң канкойгыч һәм рәхимсез сугышы турында сөйләделәр.
Мәңгелек ут янында балалар хөрмәт күрсәттеләр, сугыштан кайтмаган барлык солдатларга баш ийделәр һәм чәчәкләр салдылар. Аннары матәм стенасын карадылар, һәлак булганнарның фамилияләрен игътибар белән укып, алар арасында туганнарын табарга омтылып карадылар.