Ел саен, 22 июнь көнне, бөтен ил буенча һәм дөньяның күп кенә почмакларында “Хәтер шәме” акциясе уза. Бу көн - 1941 елның 21 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла.1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш, Ватаныбызның 27 миллион халыкыбызны югалтып, Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әти-бабаларыбызга баш иябез. Бу көн фашизмны җиңгән халыкларның гомуми кайгы билгесе генә түгел, кешелекнең киләчәге хакына, тарихи үткәнебезне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы да.
“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләр һәм биредә тәрбияләнүчеләр бүген “Хәтер шәме” акциясендә катнашты. Чара дәвамында 21 июньдә хәрби хәрәкәтләр башлану турында кыскача тарихи белешмә яңгырады. Сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.