Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында алкоголизмны кисәтү буенча чаралар

2019 елның 21 июне, җомга

Эчкечелек кеше, аның даирәсе, дуслары, гаиләләре өчен фаҗига булып тора, ә нәтиҗәдә - бөтен җәмгыять өчен. Кайчагында нәкъ менә шушы начар гадәт аркасында кешеләр ялгыз инвалид була һәм безнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына эләгә.

Эчкечелек озак еллар алкоголь белән агулану чорында формалаша. әм, әлбәттә, бер көн эчендә бу начар гадәттән арынырга ярамый. Әмма интернат-йорт хезмәткәрләренең – медиклар, психолог, тәрбиячеләрнең җайга салынган комплекслы эше нәтиҗәсендә күпләр эчкечелектән мәңгегә дәваланалар. Менә бүген дә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының уңайлы беседкасында алкоголизмның зыяны һәм аны профилактикалау турында чираттагы әңгәмә узды. Өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина социаль хезмәт алучыларга лекция укыды һәм алкогольнең зыяны турында белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International