ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Безнең үзәкнең социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр декадасы дәвамында социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә булган ветераннарны тәбрикләп, иҗади конкурслар һәм концертлар оештырып, төрле бәйрәм чаралары үткәрделәр.

    

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова «Умыртка баганасы авыруын дәвалауда ФКД йогынтысы»  дигән мастер-класс үткәрде.

Ел саен октябрь аенда Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Өлкәннәр ункөнлеге” кысаларында  күп төрле чаралар уза. Шул уңайдан 7 нче октябрьдә спорт яратучы өлкәннәребез арасында саф hавада «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип исемләнгән уен оештырылды. 

Бүген  Буаның  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәрдә шикәр авыруы» дигән темага лекция узган. Чараның максаты: шикәр диабетын кисәтү һәм профилактикалау.

Агымдагы елның 7 нче октябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепья урта гомумбелем бирү мәктәбендә кунакта булдылар.

           2019 елның 7 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы  социаль тармак белгечләре «Богородский рай «халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» штп. Куйбышев Затонда  ялгыз пенсионер Вәлимөхәмәтова Мәфрүзә Мулламөхәмәт кызын тәрбияләүче Хәйдәровлар гаиләсендә булдылар.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева тарафыннан 6-12 яшьлек 19 бала арасында «Олы яшьтәгеләрне данлыйбыз» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды.

«Стимул» программасы кысаларында «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Drive kart" картинг-клубында булдылар, анда үзләре спорт машиналары белән идарә иттеләр. Бу балалар өчен зур сюрприз һәм шатлык булды.

      06 октябрь 2019 ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. «Түтәлдә» дигән викторина үткәрде.

      Викторинаның максаты һәм бурычлары: алдан бирелгән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш турында белемнәрне гомумиләштерү. Яшелчә һәм җиләк-җимеш белемнәрен ныгыту; психик процессларны активлаштыру: хәтер, игътибар, кабул итү, сөйләм, күзаллау; коллектив аралашу күнекмәләрен һәм активлыкны формалаштыру; күңелле ярышларда кәефләрен булдыру.

    3 октябрь 2019 ел Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр  көз фасылы табигатьне алтынсу төскә манган мәлендә, өлкәннәр ункөнлеген уңаеннан “Шәрип Шәймиев  музей”  хезмәткәрләре  тарафыннан  оештырылган  бәйрәм чарасында катнашачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International