06 октябрь 2019 ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. «Түтәлдә» дигән викторина үткәрде.
Викторинаның максаты һәм бурычлары: алдан бирелгән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш турында белемнәрне гомумиләштерү. Яшелчә һәм җиләк-җимеш белемнәрен ныгыту; психик процессларны активлаштыру: хәтер, игътибар, кабул итү, сөйләм, күзаллау; коллектив аралашу күнекмәләрен һәм активлыкны формалаштыру; күңелле ярышларда кәефләрен булдыру.
Дәрес барышында балалар рәсемнәр белән эшләделәр, «Уңыш җый», «Кисәкләрдән рәсемнәр җый», «Яшелчә һәм җиләк-җимеш», «Вершки, корешки » конкурсларында актив катнаштылар. Табышмаклар чиштеләр һәм сорауларга җаваплар бирделәр.
Викторина күңелле, кызыклы, белемгә бай килеп чыкты.
Ярышта дуслык җиңде.