Агымдагы елның 7 нче октябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепья урта гомумбелем бирү мәктәбендә кунакта булдылар.
Мәктәп буенча мавыктыргыч һәм күңелле сәяхәтне директор, Нурмиев Сәйдәш Тәлгат улы оештырды. Өлкәннәрнең нечкә күнел кылларын башлангыч сыйныф укучылары үзләренең бәйрәм концерты белән йомшартып, дәртләндереп җибәрделәр. Чара ахырында тернәкләнүчеләр яшьлек истәлекләрен яңартып, үз фикерләре белән уртаклаштылар.