«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» эстафетасы

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Ел саен октябрь аенда Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Өлкәннәр ункөнлеге” кысаларында  күп төрле чаралар уза. Шул уңайдан 7 нче октябрьдә спорт яратучы өлкәннәребез арасында саф hавада «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип исемләнгән уен оештырылды. Шунысы кызык: әлеге ярышка физик яктан чыныгу да таләп ителми, катнашучыларның яшь аермасы да комачауламый.

Командалар өчен сынау  - төрле конкурслар аша барды.  Катнашучыларның беренчелекне бер дә бирәсе килмәде. Шулай да ярыш азагы дуслык һәм бердәмлек белән төгәлләнде. 

Узган һәр бәйрәм чарасы өлкәннәрнең яшәешенә уңай йогынты ясап, сәламәт тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International