«Стимул» программасы кысаларында «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Drive kart" картинг-клубында булдылар, анда үзләре спорт машиналары белән идарә иттеләр. Бу балалар өчен зур сюрприз һәм шатлык булды.
Узыш алдыннан катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрендә көч сынаштылар, аннан соң картинг белән идарә итүдә үз көчләрен сынап карадылар.
Трассаның текә борылышларында балалар үзләрен спорт болиды руле артында чын узышчылар итеп тоя алдылар. Йөртү күнекмәләренә, яшенә һәм җенесенә карамастан, тәрбияләнүчеләр дәрт һәм хис-тойгыларның кискенлеген тойдылар, көчле адреналин заряды, күтәренке күңел һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Яңа пилот Эльдар Ш.үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: «Безнең белән инструктаж үткәрделәр, форма бирделәр. Спорт машиналарына утырганда тын да алмый, хәтта бераз куркыныч та булды. Әгәр машинаны һәм юлны тойсаң, картинг белән идарә итү бер рәхәткә әверелә».
Соңыннан балаларны клуб администрациясеннән зур тәмле торт белән бәйрәм өстәле рәвешендә күңелле сюрприз көтте.
Тәрбияләнүчеләр клуб җитәкчесе Хәлиуллин Илдар Гомәр улына яхшы ял өчен рәхмәт белдерделәр. Бу көнне балалар әле бик озак хәтерләячәкләр!