“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова «Умыртка баганасы авыруын дәвалауда ФКД йогынтысы» дигән мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: мускулларны ныгыту, гәүдә торышын коррекцияләү, өй шартларында арка мускулларын ныгыту өчен даими шөгыльләнүне формалаштыру.
Шөгыль башында инструктор мускулларны тарттыру өчен күнегүләр белән разминка үткәрде. Катнашучыларга умыртка сөягенең хәрәкәтчәнлеген торгызуга юнәлдерелгән һәм арка авыртуын бетерү өчен күнегүләр комплексы тәкъдим ителде. Шөгыль гәүдә мускулларын гомуми ныгыту, умыртка баганасын сузу, шулай ук гәүдә торышын коррекцияләү күнегүләрен үз эченә алды. Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм аларның рухлары, гомуми кәефләре яхшыруын билгеләп үттеләр.
Чара мускулларны йомшарту өчен күнегүләр һәм сулыш гимнастикасы белән тәмамланды.
Мастер-класста 4 кеше катнашты.