3 октябрь 2019 ел Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр көз фасылы табигатьне алтынсу төскә манган мәлендә, өлкәннәр ункөнлеген уңаеннан “Шәрип Шәймиев музей” хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасында катнаштылар. Өлкәннәргә кызыклы һәм мавыктыргыч викторина әзерләгәннәр. Әби – бабаларыбызны җитезлектә, тапкырлыкта сынап карадылар. Өлкәннәребез бик күңелле ял иттеләр.