Күптән түгел 1 октябрьгә туры килгән өлкәннәр көнен бәйрәм итү гадәттәгечә булды. Бу иң дулкынландыргыч һәм күңел бәйрәме, нәкъ менә шул көнне һәркайсыбыз үзенең иң якын кешеләрен – әти-әнисен хөрмәт итәргә тырыша, ләкин безнең тирәлектә ялгыз кешеләр дә бар, һәм нәкъ менә аларга якыннарының җылысы тансык.
Безнең үзәкнең социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр декадасы дәвамында социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә булган ветераннарны тәбрикләп, иҗади конкурслар һәм концертлар оештырып, төрле бәйрәм чаралары үткәрделәр. Бәйрәм өстәле артына узган еллар көйләренә җыелып, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагылар элеккеге яшьлекләрен сагынып, елмаеп искә алдылар.
Мондый көннәрдә берәү дә игътибардан читтә калмады. Өлкән яшьтәге кешеләр рәхмәт сүзләре белән өйләренә таралыштылар.