«Олы яшьтәгеләрне данлыйбыз». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева тарафыннан 6-12 яшьлек 19 бала арасында «Олы яшьтәгеләрне данлыйбыз» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Аның максаты: иҗади караш, сәнгатьчә зәвыкны үстерү, гүзәллекне эстетик яктан кабул итү, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

Очрашу башында инструктор балаларга 1 октябрь көнне бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелүен, өлкән буынга сабырлыклары, мәхәббәт, игелеклелек, кайгыртучанлык һәм наз өчен рәхмәт белдерергә кирәклеген искә төшерде. Шулай ук балалар белән әби-бабайларының исемнәре ничек икәне, элек кем булып эшләүләре, хәзер нәрсә белән шөгыльләнүләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар зур хөрмәт белән үзләренең якын кешеләре турында сөйләделәр, бергә яшәүләренең якты мизгелләрен искә төшерделәр. Аннан хезмәт буенча инструктор әби – бабаларының портретларын ясарга тәкъдим итте. Рәсемнәрне балалар карандашлар, краскалар, фломастерла белән ясадылар һәм алар бик матур килеп чыктылар.

Барлык рәсемнәр арасында иң яхшы эшләр сайлап алынды һәм үзәк фойесында күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International