2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү” бүлекчәсе белгече Кашапова А.Х. “Мин лаеклы ата-ана” ата-аналарны өйрәтү буенча “Бала тәрбияләүдә ата-аналар хокуклары һәм бурычлары” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналардан үз балаларын тәрбияләүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрес Үзәк авыл җирлегендә урнашкан 2 нче участокта ата-аналар лекториясе формасында үтте. Дәрес барышында ата-аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү буенча хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, ата-аналар җаваплылыгы нинди законнар белән регламентлана, бу исә йөкләмәләрнең үтәлмәве һәм гаилә нинди функцияләр башкаруы белән таныштылар. Дәрес ахырында ата-аналар белән “Мин яхшы әти-әниме?” дигән темага тест үткәрелде.
Бөек шагыйребез, фронтовик, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан митингта катнашу
2019 елның 15 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Минем йортым, минем ныгытмам” дигән дәрес узды.
2018 елның 14 февралендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча практик өйрәнүләр үткәрелде.
13 февраль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Симонова Людмила Дмитриевна Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары алдында үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга утыз ел тулу уңаеннан социаль хезмәт алучылар Әфган сугышы ветераны, запастагы майор, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Павел Васильевич Мезинов белән очраштылар. Павел Васильевич совет гаскәрләренең бу сугышта катнашуының сәбәпләре, үз хезмәте, үз сугышчылары турында сөйләде. "Иң мөһиме, Әфганстанда хезмәт итү дәвердә кул астында булган бер генә сугышчыны да югалтмадым", - диде Павел Васильевич.
Мезинов П. Н. озак вакытлар Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча җирле идарәдә эшләгән һәм шуңа күрә очрашу ахырында хезмәт күрсәтүчеләргә гадәттән тыш хәлләр, экологик һәлакәтләр булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
15 февраль көнне Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган чара узды. Социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова социаль хезмәт алучыларга Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүгә багышланган вакыйгалар турында сөйләде, интернациональ бурычларын үтәгән авылдашлар белән таныштырды. Бу сугыш мәңгегә хәтердә калачак — ул сугыш кирәксезлегенә, аның фаҗигале һәм Совет солдатының батырлыгы турында искә төшереп, шигырь һәм хәрби җырларда яшәячәк. Бу көнне илнең «кайнар нокталарында» — Төньяк Кавказда, Джелалабадта, Кандагарда гомерләрен калдырган егетләрне дә искә алдылар. Патриотик темага шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Бу көн -хәрби бурычларын үтәгән сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган рәсми дата. Бәйрәм кысаларында Сарман районында күпсанлы тантаналы чаралар узды.
15нче февраль 2019нчы ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хаҗарова, социаль хезмәт алучылар катнашында, Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 30 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә уздырдылар.
Патриотик тәрбия кысаларында “Без Җиңү оныклары” программасын гамәлгә ашыру максаты белән үзәк китапханәдә Мамадыш муниципаль районының “Надежда” приюты балалары белән әфганчылар очрашуы оештырылды