Чистай муниципаль районының " Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Әфган сугышы ветераны белән очрашу узды.

2019 елның 15 феврале, җомга

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга утыз ел тулу уңаеннан социаль хезмәт алучылар Әфган сугышы ветераны, запастагы майор, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Павел Васильевич Мезинов белән очраштылар. Павел Васильевич совет гаскәрләренең бу сугышта катнашуының сәбәпләре, үз хезмәте, үз сугышчылары турында сөйләде. "Иң мөһиме, Әфганстанда хезмәт итү дәвердә кул астында булган бер генә сугышчыны да югалтмадым", - диде Павел Васильевич.   

Мезинов П. Н. озак вакытлар Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча җирле идарәдә эшләгән һәм шуңа күрә очрашу ахырында хезмәт күрсәтүчеләргә гадәттән тыш хәлләр, экологик һәлакәтләр булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International