Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган чара үткәрелде

2019 елның 15 феврале, җомга

15 февраль көнне Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган чара узды. Социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова социаль хезмәт алучыларга Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүгә багышланган вакыйгалар турында сөйләде, интернациональ бурычларын үтәгән авылдашлар белән таныштырды. Бу сугыш мәңгегә хәтердә калачак — ул сугыш кирәксезлегенә, аның фаҗигале һәм Совет солдатының батырлыгы турында искә төшереп, шигырь һәм хәрби җырларда яшәячәк. Бу көнне илнең «кайнар нокталарында» — Төньяк Кавказда, Джелалабадта, Кандагарда гомерләрен калдырган егетләрне дә искә алдылар. Патриотик темага шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International