15 нче февраль көнне Бөек шагыйребез, фронтовик, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан митинг булды. Безнең поселогыбыз шушы бөек шагыйребез исемен йөртә. Шунлыктан елда аның туган көнендә Җәлилебезне искә алабыз. Быел да үзебезнең өлкәннәребез белән шушы митингта катнаштык. Буген дә аңа багышлап җылы сүзләр, матур-матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Соңыннан барлык кунаклар, балалар һәйкәленә чәчәкләр куйды.