15нче февраль 2019нчы ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хаҗарова, социаль хезмәт алучылар катнашында, Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 30 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә уздырдылар.
Чараның максаты: Ватан алдында ватанпәрвәрлек, горурлык, хөрмәт һәм гражданлык бурычын тирән аңлау хисләрен үстерү иде.
Чара барышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы, Әфганстандагы сугыш чоры һәм башка кайнар нокталарда, чын вакыйгаларга нигезләнгән, якыннарының тормышын, үзләренең югалтуларын шигырь һәм җырлар аша тасвирладылар. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар әти-әниләрен, бабаларын искә төшереп, үзләренең якыннары өчен горурлык хисләре тойдылар.
Дулкынландыргыч очрашудан соң, катнашучылар илебез тарихындагы фаҗигале батыр сәхифәләр турында күбрәк белерләр һәм үз тормышы бәрабәренә хәрби бурычларны үтәгән сугышчыларның батырлыкларын истә тотарлар дип ышанып калабыз.
Чарада 27 кеше катнашты.