13 февраль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Симонова Людмила Дмитриевна Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары алдында үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Мондый семинарлар даими рәвештә оештырыла. Авыл җирлекләре башлыклары аша өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, социаль өлкәгә кагылышлы законнардагы яңалыклары һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат бирелә.