14.02.2019 көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «Волонтёр» иреклеләр берләшмәсе әгъзалары сугышчы -интернационалистларны искә алдылар.

2019 елның 15 феврале, җомга

15 февральдә   Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Бу көн -хәрби бурычларын үтәгән сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган рәсми дата. Бәйрәм  кысаларында Сарман районында күпсанлы тантаналы чаралар узды. 14 февраль көнне Ватанны саклаучылар һәм кайнар нокталарда һәлак булган солдатларга куелган һәйкәл янында узган митингка сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган солдатларның әниләре,  туганнары, мәктәп укучылары,  Ватаннан читтә бурычларын үтәгән якташларына рәхмәт белдерү өчен килгән авыл халкы  җыелды. Сарман районы иреклеләре чараны  оештыруда аеруча зур ярдәм күрсәттеләр. Алар митинг дәвамында һәлак булган сугышчыларның  әниләрен һәм туганнарын озата йөрделәр. Ветераннарга һәйкәлгә чәчәкләр куярга ярдәм иттеләр. Һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантаналы  чаралардан  соң,  очрашу   бәйрәм өстәле артында дәвам итте. Волонтёрлар биредә дә килгән кунакларга  кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International