2019 елның 15 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Минем йортым, минем ныгытмам” дигән дәрес узды. Әлеге дәреснең максаты – балаларга гомумиләштерелгән теоретик белемнәр бирү, аларны куркыныч тормыш ситуацияләрендә дөрес караркабул итәргә өйрәтү.
Әңгәмә барышында балалар аларны үз йортларында, фатирларында нинди куркынычсызлыклар саклый алуы турында сөйләделәр һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.”Куркыныч янәшәдә” презентациясен карап, балалар йортның куркынычсызлык тәртибе турында белемнәрен ныгыттылар һәм өйдә иминлек синең дөрес гамәлең белән бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр.