Әфганчылар белән очрашу

2019 елның 15 феврале, җомга

Патриотик тәрбия кысаларында “Без Җиңү оныклары” программасын гамәлгә ашыру максаты белән үзәк китапханәдә  Мамадыш  муниципаль районының “Надежда” приюты балалары белән әфганчылар очрашуы оештырылды. Чара  совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуының 30 еллыгы уңаеннан оештырылды.   Очрашуның максаты -  һәлак булган сугышчыларга хөрмәт тәрбияләү,  илебезгә хәрби бурыч түләү һәм хезмәт итү теләге уяту. Иң алдан, әйдәп баручы китапханәче, Инна Калинина, балаларга  бу котычкыч сугыш турында презентация күрсәтте, аннары әфганчылар – Виктор Белоусов, Илдус Мәхмутов, Илшат Мостафин белән таныштырды.  Алар  Әфганстанда күргәннәре турында сөйләделәр, балаларга яхшы билгеләргә генә укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ветераннар турында кайгыртырга, яшүсмерләргә хәрби  хезмәт үтәүләрен теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International