ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан Казан шәһәренең «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Әниләргә бүләк» дигән мастер-класс узды. Мастер-класс Әниләр көненә багышланган иде. Дәресне «Константиновка» мәдәният йортының «кул эшләре остаханәсе» җитәкчесе — Ландыш Инсаф кызы Хантимерова үткәрде. Тәрбияләнүчеләр декоратив открыткалар ясадылар, кәгазь белән эшләргә өйрәнделәр. Һәр бала үз открыткасын булдырган. Чара балаларда әти-әниләргә рәхмәт хисләрен үстерүгә ярдәм итте. Кәгазь белән эшләү кулларның вак моторикасын яхшыртты. Балалар үз әниләренә шатлык белән ясалган открыткалар бүләк итәчәкләр!

«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «сәламләү көне»дигән балалар бәйрәме узды. Балалар дөньяның иң эре илләренең традицион сәламләве турында белделәр.  Милләтара сәламләү мәгънәсе бертөсле — очрашуда кешеләр бер-берсенә игелек һәм сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар тели.

Балаларга Бөтендөнья сәламләү көне турында сөйләделәр. Бу бәйрәмнең төп максаты-киң җәмәгатьчелек игътибарын тынычлыкны саклау өчен шәхси аралашуның мөһимлегенә юнәлтү. Теләсә нинди конфликтларны бары тик яхшылык белән генә хәл итеп була бит.

Әлеге чара балаларда толерантлык һәм күршелек тәрбияләргә ярдәм итте.

«Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында «Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 6 нчы санлы социаль участокта кече яшьтәге мәктәп балалары арасында «ТАССРның алтын гасыры» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: татар халкы мәдәниятенә кызыксыну уяту, кул эшләре ясау юлы белән иҗади сәләтне үстерү.

2019 елның 20 ноябрендә «Тургай «СПДП Минзәлә муниципаль районында» Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен» үткәрү кысаларында хокукый белем бирү буенча чаралар үткәрелде: Минзәлә муниципаль районы Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Нуриева Р.С. «Киләчәккә беренче баскычлар», «Балаларның хокуклары һәм бурычлары» дигән темалар буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысасында «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 19 бала арасында «Халык бердәмлегендә илнең көче» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Максат: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның талантларын ачу, гражданлык һәм патриотизм, Ватанга мәхәббәт хисләрен формалаштыру.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында игелекле эшләр атналыгы дәвам итә

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган "Энергетик" мәдәният сарае Краснов исемендәге ветераннар халык хорының «Барысы өчен дә рәхмәтле»  дигән концерты булып узды.

Арчаның  « Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Алинә Сабирова ата-аналар өчен «Балалар борчуы» дигән темага консультация үткәрде.

“Демография” милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны диспансеризация уздыру өчен үзәк район хастаханәсенә бушлай алып килү мөмкинлеге бирелә.

Шулай итеп, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, медицина көллияте студентлары белән берлектә, паркка скандинавия йөреше рәвешендә социаль хезмәтләр алучылар белән саф һавада йөргәннәр. Биредә тәрбияләнүчеләр бик күп эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International