«Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында «Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 6 нчы санлы социаль участокта кече яшьтәге мәктәп балалары арасында «ТАССРның алтын гасыры» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: татар халкы мәдәниятенә кызыксыну уяту, кул эшләре ясау юлы белән иҗади сәләтне үстерү.
Дәрес Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы турында белгеч сөйләвеннән башланды. 1920 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы декрет имзалана. Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама кебек шәһәрләр барлыкка килә һәм чәчәк ата. 1992 елның 7 февраленнән - Татарстан АССР Татарстан Республикасы (Татарстан) дип үзгәртелә.
Татарстан-халык күп яши торган республикаларның берсе, составы буенча ул күп милләтле. Биредә татарлар, руслар, керәшеннәр, марилар, чуашлар, удмуртлар һәм башка халыклар яши.
Видео аша балалар республикабызның истәлекле урыннары турында искә төшерделәр. Татарстан Республикасы тарихында онытылмас эз калдырган күренекле шәхесләр турында сөйләштеләр.
Дәрес ахырында балаларга алдагы юбилейга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына открытка ясарга тәкъдим ителде. Балалар открыткалар ясауда иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Эшләр чын-чынлап бәйрәмчә килеп чыкты.