«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Сәламләү көне»

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «сәламләү көне»дигән балалар бәйрәме узды. Балалар дөньяның иң эре илләренең традицион сәламләве турында белделәр.  Милләтара сәламләү мәгънәсе бертөсле — очрашуда кешеләр бер-берсенә игелек һәм сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар тели.

Балаларга Бөтендөнья сәламләү көне турында сөйләделәр. Бу бәйрәмнең төп максаты-киң җәмәгатьчелек игътибарын тынычлыкны саклау өчен шәхси аралашуның мөһимлегенә юнәлтү. Теләсә нинди конфликтларны бары тик яхшылык белән генә хәл итеп була бит.

Әлеге чара балаларда толерантлык һәм күршелек тәрбияләргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International