Өлкәннәр турында кайгыртучанлык белән.

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
“Демография” милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны диспансеризация уздыру өчен үзәк район хастаханәсенә бушлай алып килү мөмкинлеге бирелә. Моның өчен “Омет” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә «LADA Largus» махсус автомобиле бирелде. Машинада өлкәннәрне социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре озата баралар, медицина тикшерүе узгач, өйләренә чаклы озатып куялар. Өлкәннәргә бу хезмәт ошый, риза булып калалар. 5 сентябрьдан башлап 477 өлкән яшьтәге кеше бу хезмәттән файдаланды инде. 2020 елда да милли проект буенча 65 яшьтән узган өлкәннәрне хастаханәгә алып килү алдан төзелгән план-график нигезендә дәвам итәчәк. Өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Мокъсинова Г.А.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International