Әниләр көне алдыннан Казан шәһәренең «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Әниләргә бүләк» дигән мастер-класс узды. Мастер-класс Әниләр көненә багышланган иде. Дәресне «Константиновка» мәдәният йортының «кул эшләре остаханәсе» җитәкчесе — Ландыш Инсаф кызы Хантимерова үткәрде. Тәрбияләнүчеләр декоратив открыткалар ясадылар, кәгазь белән эшләргә өйрәнделәр. Һәр бала үз открыткасын булдырган. Чара балаларда әти-әниләргә рәхмәт хисләрен үстерүгә ярдәм итте. Кәгазь белән эшләү кулларның вак моторикасын яхшыртты. Балалар үз әниләренә шатлык белән ясалган открыткалар бүләк итәчәкләр!