Арчаның « Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Алинә Сабирова ата-аналар өчен «Балалар борчуы» дигән темага консультация үткәрде.
Хәзерге җәмгыятьтә хәвефле балалар саны көннән-көн арта бара. Алар үзләренең яшьтәшләреннән, үз-үзләренә ышанмау һәм эмоциональ тотрыксызлык белән нык аерылып торалар. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә хәвефлелек дәрәҗәсе югары булган балалар санының артуы күзәтелә, бу исә баланың психик сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Шуңа күрә бүген шундый тема буенча фикер алыштылар.
Ата-аналар белән уен күнегүләре үткәрелде, алар « Хәвефле балага ничек ярдәм итәргә» дигән белешмәлек һәм шпаргалкалар белән таныштылар һәм бу белешмәлекләр балалар тәрбияләүдә куллана алачаклар. Консультация ахырында А.И. Захаровның баланың хәвефлелек дәрәҗәсен бәяләве буенча тесты үткәрелде.
Психолог А.Сабирова сүзләре буенча, мондый консультацияләр әти-әниләргә балаларын тәрбияләүдә ярдәм итәчәк.