Концерт программасы белән Буа шәһәренең мәдәни үсеш Үзәге хезмәткәрләре килделәр. Программада өч телдә җырлар яңгырады. Шулай ук Ленар Салиховның чыгышы да тамашачыларны сөендерде, ул баянда барысына да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Залда искиткеч матур, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Мәдәни үсеш Үзәге хезмәткәрләре барлык катнашучыларга нык сәламәтлек, шатлык һәм игелек теләделәр.
"Сезнең интернат-йортыгызда мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!"- дип өстәде Ленар Салихов.