«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган "Энергетик" мәдәният сарае ветераннар халык хорының «Барысы өчен дә рәхмәтле» дигән концерты

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган "Энергетик" мәдәният сарае Краснов исемендәге ветераннар халык хорының «Барысы өчен дә рәхмәтле»  дигән концерты булып узды.

Чараның максаты: бәйрәм атмосферасын тудыру, иң кадерле кешегә – әнигә халык иҗаты аша мәхәббәт, хөрмәт, рәхмәт хисләрен белдерү.

Җитәкче, дирижер, хормейстер Олеся Шимон һәм аның иҗат коллективы социаль хезмәт алучылар өчен истә калырлык бәйрәм оештырдылар. Алар барлык әниләргә җылы, назлы хисләре, балаларга карата кайгыртучанлык һәм риясыз мәхәббәтләре, сабырлыклары өчен рәхмәт белдереп, аларга сәламәтлек, бәхет.  якыннары һәм туганнарының җылылыкларын тоеп яшәүләрен  теләделәр.

Александр Дашкевичның баян көе һәм ветераннарның дәртле, назлы һәм рухландыргыч җырлары барлык тамашачыларның кәефен күтәрде. Күп тавышлы җыр, татар телендәге җырлар һәм артистларның үзләре иҗат иткән шигырьләре социаль хезмәт алучыларның күңелен яулады. Концерт программасын алып баручы Венера Камалова үзенең мөлаемлыгы һәм  осталыгы белән залда дустанә атмосфера тудырды.  Ул, номерлар игълан итеп, тамашачыларның күңел ачарга һәм иҗади коллектив тарихының якты сәхифәләре белән таныштырырга да өлгерде.

Социаль хезмәт алучылар артистлар чыгышыннан канәгать калып, күтәренке  кәеф тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 45 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International