ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

«Инвалидлар декадасы» кысаларында Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен төрле чаралар: акцияләр, мастер - класслар  үткәрүне планлаштырылган.

«Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында Мамадыш муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган затларны медицина тикшерүләрен һәм аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрүне дәвам итә.

Алабуганың «Доверие» үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугышның тере хроникалары» проектын тормышка ашыруда катнаша.

Кичә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Бөтендөнья хоккей көненә» багышланган дәрес узды.

04.12.2019 «Халыкара инвалидлар көне» уңаеннан алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Сөләйманов Р.А Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат - йорты» нда яшәүче барлык кешене бәйрәм белән котлады.

 

Халыкара инвалидлар көне күп еллар элек бәйрәм буларак расланды. Бәйрәмнең төп бурычы-җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү.

5 декабрь көнне "Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда яшәүчеләр өчен тарих һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан музей буенча интерактив сәяхәт оештырылды. 

Халыкара волонтерлар көне кысаларында «Гнездышко» социаль приюты волонтерлары 5 декабрь көнне Өлкәннәр йортында яшәүче Сания апа һәм Рәшит абый янына бардылар.

5 декабрь көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең «Яшел Үзән икмәк комбинатына» кызыклы экскурсия ясадылар. Экскурсияне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге оештырды. Максаты - балаларны икмәк-күмәч җитештерү һөнәрләре белән таныштыру.

2019 елның  5 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кар бөртеге “ дип аталган мастер – класс үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International