Халыкара волонтерлар көне кысаларында «Гнездышко» социаль приюты волонтерлары 5 декабрь көнне Өлкәннәр йортында яшәүче Сания апа һәм Рәшит абый янына бардылар.
Максатыбыз - өлкән буынга игътибарлылык күрсәтү, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү. Кызлар пенсионерлар белән аралаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
Ветераннар бик канәгать калдылар, игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.