2019 елның 5 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кар бөртеге “ дип аталган мастер – класс үтте. Аны 2 енче сәнгать мәктәбенең педагогы Сәлимова Алина әзерләп үткәрде.
Шөгыльдә катнашучыларга педагог төгәл аңлатма бирде. Кар бөртеген ак кәгазь белән клейдан ясадылар. Балалар һәм әниләр зур энтузиазм белән тырыштылар.
Мастер – класста 15 бала һәм 3 әни катнашты. Ул дустанә җылы атмосферада үтте.