Халыкара инвалидлар көне күп еллар элек бәйрәм буларак расланды. Бәйрәмнең төп бурычы-җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү.
5 декабрь көнне «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр инвалидлар декадасы кысаларында Мостафин Әнвәр янына бардылар. Әлеге визитның максаты-безнең янәшәбездә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә мәрхәмәт күрсәтү, алар хәләтенә игътибар итү иде. Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Безнең аралашу җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар яңалыклар, укудагы уңышлары белән уртаклаштылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр, һәрвакыт игелекле һәм ярдәмчел кешеләр булырбыз дип ышандырдылар. Очрашу ахырында балалар Әнвәр абыйга үз куллары белән ясалган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Бу күркәм традиция алга таба да дәвам итәр, дип ышанабыз.