Алабуганың «Доверие» үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугышның тере хроникалары» проектын тормышка ашыруда катнаша.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Хәтер музее белгечләре һәм «Доверие» үзәге хезмәткәрләре һәр атна саен алабугалылар — Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән видеоязмалар төшерәләр. Проектның беренче катнашучылары М. Нәҗипов, Л. Горбунова, Н.Рәхмәтуллин, Х. Хөрмәтов, Н. Гранов булды. Мулла Нәҗипов легендар 1,5 тонна йөк күтәрүчән, ГАЗ маркалы зур калибрлы пулемет белән җиһазландырылган йөк автомобилендә йөргәне, яраланганы турында сөйләде. Ә фронт тормышының иң куркыныч сәхифәсе дип, ул Сталинград оборонасын искә алды. Лидия Горбунова Кызыл Армия сафларына 1942 елның маенда алына. Үзенең хәрби юлын ул Көнчыгыш фронтта башлый, 538 нче авиация полкында кораллану буенча мастер булып хезмәт итә. Өенә ул 1945 елның ноябрендә «Японияне Җиңгән өчен» медале белән кайта. Ветераннар сугышчан иптәшләрен искә алдылар, аларның күбесе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, хәзерге яшьләргә мондый куркыныч сынауларны беркайчан да кичерергә туры килмәвен теләделәр. Проект тәмамлангач, видеороликлар сериясе булдырылачак, аларны «Сугышның тере хроникалары» фильмына берләштерәчәкләр.