5 декабрь көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең «Яшел Үзән икмәк комбинатына» кызыклы экскурсия ясадылар. Экскурсияне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге оештырды. Максаты - балаларны икмәк-күмәч җитештерү һөнәрләре белән таныштыру.
Безне заводның җитештерү цехларына озаттылар, анда балалар икмәк һәм кондитер әйберләре җитештерү технологиясе белән таныштылар
Экскурсия барлык катнашучыларга да ошады! Кайбер балалар киләчәк һөнәр сайлауны ачыкладылар.