Инвалидлар декадасы» кысаларында Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен төрле чаралар: акцияләр, мастер - класслар үткәрүне планлаштырылган. Декада шәһәр музейларына экскурсия белән башланып китте. Өлкәннәр шәһәр тарихы музеена, ә балигъ булмаган балалар Бехтерев исемендәге өяз медицина музеена бардылар. Алар музейдагы төрле экспозицияләр белән таныштылар, экспонатларны карадылар, галимнең эш кабинетының интерьеры балаларда аеруча зур тәэсир ясады. Физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге кешеләр шулай ук мәдәни тормыш белән кызыксыналар һәм туган шәһәр тарихының билгесез чорлары белән танышуга шат булдылар.
.