Бөтендөнья хоккей көне

2019 елның 6 декабре, җомга

Кичә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Бөтендөнья хоккей көненә» багышланган дәрес узды.

Яшүсмерләр хоккейның барлыкка килү тарихын, хоккей буенча җыелма команданы, дөнья хоккеенда ни өчен «Кызыл машина» дип атыйлар, монда Канада һәм Европа хоккей стиле аермасы бар. Россия җыелма командасының төп йолдызлары белән таныштылар һәм хәзерге Россия хоккейчыларының чит илләрдә кайсыларын «бөек» (Александр Овечкин), «тылсымчы» (Павел Дацюк) дип атауларын белделэр.  «Вашингтон» командасы уенчысы Александр Овечкин хет-трикясады (өчалкакертте). «Питтсбург Пингвинз» һәм «Ванкувер Кэнакс» командалары арасындагы уенның иң яхшы мизгелләре хакында фикер алыштылар, анда «Питтсбург» командасы уенчысы Евгений Малкин 5 очко җыйды (ике алка кертте һәм партнерларга өч нәтиҗәле пас бирде).

Ахырда балалар «Ак Барс» Казан һәм «Динамо» Мәскәү командалары арасында Континенталь хоккей лигасы матчы мисалында спорт комментаторы һөнәре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International